Крыжовниктан кайнатма
Аш-су

Крыжовниктан кайнатма

Газета укучыбыз Рәсимә апа Закирова аннан кайнатма ясау рецепты тәкъдим итә

Крыжовник өлгереп килә. Газета укучыбыз Рәсимә апа Закирова аннан кайнатма ясау рецепты тәкъдим итә. 

Кирәк: 10 стакан крыжовник, 15 стакан шикәр комы, 1 стакан су. 

Крыжовникны юабыз, савытка 1 стакан суны салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа 10 тсакан крыжовник, 8 стакан шикәр комы салып 15 ми нут кайнатабыз. Газны сүндереп 7 стакан шикәр комын салып эреп беткәнче болгатабыз. банкаларга тутырабыз. Кайнатма куе, бик тәмле була.  
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев