Аш-су

Кәстрүлләрне ничек чистартырга

Саба районының Иләбәр авылыннан аш-су остасы Исмегөл апа үзенең инстаграм битендә кәстрүл-табаларын ничек чистартуы турында язган.

Ул аларны сода һәм аш серкәсе ярдәмендә ялтырата икән. Төпләре, кырыйлары саргайган кәстрүлгә сода сибәргә дә өстенә аш серкәсе агызырга һәм шулай 5 яки 10 минут тотарга кирәк. Губка белән бераз кырып юып төшерәсең дә кәстрүлләр ялт итеп кала. Сода урынына пемолюкс белән дә эшләргә мөмкин. Эшләп карагыз әле, кәстрүлләрегез чип-чиста булыр, дип язган ул.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев