Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Кычыткан ашы әзерлибез

Белгечләр яз көне бер-ике тапкыр кычыткан ашы ашап калырга кирәк, диләр.

Яшь кычытканны чистарталар да салкын суда яхшылап юалар. Анары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тоталар, иләккә аударып, өстенә салкын су агызалар. Суы сарыккач, вак итеп турыйлар.

Кайнап торган шулпага яисә суга телемләп бәрәңге турыйлар да кайнатып чыгаралар. Аннары, кыздырылган кишер белән суган, әзерләп куйган кычытканны өстәп, ашны өлгертәләр. Аш пешеп җитәр алдыннан төрле тәмләткеч үләннәр салалар.

Тәлинкәләргә бүлгәч, аш өстенә яшел суган һәм петрушка сибәләр, каймак һәм каты итеп пешерелгән йомырканы ваклап салалар.

Яшел ашны кычыткан белән кузгалакның икесен кушып та әзерләргә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев