Кычыткан ашы
Тәмле булсын!
Тавык шулпасын әзерлибез: итен алып, шулпаны сөзәбез. Табада кишер белән суганны кыздырабыз.
Аннан кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бәрәңге, кишер, суганны салып, бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә җиткәнче кайнатабыз.
Шуңа ваклап туралган яшь кычыткан, кузгалак яфрагы салабыз, тоз-борыч, лавр яфрагы өстибез.
Ашны озак кайнатырга кирәкми.
Соңыннан туглаган йомырканы шулпага агыза-агыза болгатабыз, капкачны каплап 30 минут чамасы тотабыз.
Ашны табынга каймак белән бирергә мөмкин.
*Изображение сгенерировано с помощью нейросети.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев