Кычыткан ашы рецепты
Аш-су

Кычыткан ашы рецепты

Ашны табынга каймак белән бирергә мөмкин

Тавык шулпасын әзерлибез: итен алып, шулпаны сөзәбез. Табада кишер белән суганны кыздырабыз. Аннан кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бәрәңге, кишер-суганны салып, бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә җиткәнче кайнатабыз. 

Шуңа ваклап туралган яшь кычыткан, кузгалак яфрагы салабыз, тоз-борыч, лавр яфрагы өстибез. Ашны озак кайнатырга кирәкми. Соңыннан туглаган йомырканы, шулпага агыза-агыза болгатабыз, капкачны каплап 30 минут чамасы тотабыз. 

Ашны табынга каймак белән бирергә мөмкин.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев