Кычыткан ашы рецепты
Яз җитү белән табигать безгә үзенең беренче витаминнарын бүләк итә. Шуларның иң файдалысы – яшь кычыткан. Традицион, туклыклы һәм бик тәмле кычыткан ашы пешерү серләре белән уртаклашабыз.
Кирәк:
• Ит (сыер, тавык яки сарык ите) шулпа өчен;
• Бәрәңге – 3-4 данә;
• Кишер – 1 данә;
• Суган – 1 данә;
• Яшь кычыткан – бер бәйләм;
• Кузгалак яфрагы – теләк буенча;
• Йомырка – 1-2 данә;
• Тоз, борыч, лавр яфрагы – тәме буенча;
• Каймак – табынга бирер өчен.
Пешерәбез:
1. Шулпа әзерләү. Итне кайнатабыз. Әзер булгач, итен алып, шулпаны сөзәбез.
2. Яшелчәләрне кыздыру. Табага май салып, ваклап туралган суган белән уылган кишерне алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
3. Кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бәрәңгене һәм кыздырылган яшелчәләрне салабыз. Бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә җиткәнче кайнатабыз.
4. Аш кайнап торганда, алдан юып ваклап туралган яшь кычытканны һәм кузгалак яфракларын салабыз. Тәме буенча тоз, борыч һәм лавр яфрагы өстибез.
• Мөһим: Яшеллекнең файдалы үзлекләре саклансын өчен, ашны озак кайнатырга кирәкми.
5. Йомырканы аерым савытта яхшылап туглыйбыз. Соңыннан ашны болгата-болгата тугланган йомырканы әкрен генә шулпага агызабыз.
6. Кәстрүл капкачын каплап бераз тотабыз.
Табынга бирү:
Кычыткан ашын кайнар килеш, өстенә мул итеп каймак салып табынга чыгарыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев