Кыяр тозлау рецепты
Аш-су

Кыяр тозлау рецепты

  Әлеге рецепт өч 3 литрлы банкага исәпләнгән

Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА, Әгерҗе шәһәре:

–    Әлеге рецепт өч 3 литрлы банкага исәпләнгән. Кыярларны салкын суда юып, корытабыз. Банкаларны стерильләштерәбез. Аларның төбенә 1 зонт укроп, 2-3 сарымсак төше салып кыярларны тутырабыз. Кайнап чыккан суны өстенә коеп, биш-алты минут тотабыз. Аннан суны кәстрүлгә бушатып кайнатырга куябыз. Шуңа 5 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 7-8 лавр яфрагы, 10 данә борчаклы кара борыч, 2-3 данә канәфер салабыз. Кайнап чыккач 1 стакан уксус салып, газны сүндерәбез дә рассолны банкаларга бушатып капкачлыйбыз. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев