Кыярны татлы борыч белән маринадлау рецепты
Аш-су

Кыярны татлы борыч белән маринадлау рецепты

Өч литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә

Банка төбенә 2-3 укроп зонтигы, 3-4 тырнак сарымсак, 1 татлы борыч, тамыры белән петрушка салырга.

Кыярларны юарга һәм башларын кисәргә, анннары банкаларга тыгызлап тутырырга. Өстенә кайнар су коярга һәм 15-20 минут каплап тотарга.

Соңыннан суын кәстрүлгә авыштырырга, кайнатып чыгарырга һәм маринад ясарга.

3 литр маринад өчен: 8 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз.

Маринадны кайнатып чыгарырга, 2 минут кайнатканнан соң 1 стакан аш серкәсе яки 1 аш кашыгы лимон кислотасы салып болгатырга. Бу маринад ике өч литрлы банкага җитә. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев