Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Майда пешкән итле-бәрәңгеле пәрәмәч рецепты

Бик тәмле булып чыга

Камыр өчен: 1 литр кайнаган су, 30 грамм «Люкс» чүпрәсе, 1 йомырка, 100 грамм атланмай яки маргарин, 15 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы, 1,8 кг он.

Камырны басарга һәм 60 -100 грамм чамасы шарчыклар ясап кунага тезәргә, өстен тастымал яки пакет белән каплап куярга.

«Казан кабартмасы» өчен 100 граммлы, ә эчлекле пәрәмәчләр өчен 60 граммлы шарчыклар ясадым. 

Эчлек өчен: бәрәңге боламыгы һәм әзер фарш (угычтан уылган суган, тоз, борыч).

Бераз кабарган шарчыкны кул белән генә җәяргә, бер кашык боламык, өстенә бер кашык фарш салырга. Пәрәмәчнең кырыйларын җыеп, бөгеп куярга һәм кул белән баскалап алырга. Шул рәвешле ясалган пәрәмәчләрнең өстенә ябып кабартып алырга. 

Алар кабарган арада кызган майда (үсемлек маена бераз гына туң май салдым) «Казан кабартмасы» пешереп алырга була. Кабартмаларның «ак билбавы» булсын өчен май камырның яртысыннан азын гына капларлык булырга тиеш. 

Кабартманың һәм пәрәмәчләрнең артык мае сеңсен өчен кәгазь сөлгегә (салфеткага) тезәргә кирәк. 

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев