Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Нарат күркәсе кайнатмасы РЕЦЕПТЫ

Үзегезгә саклап куеп, дусларыгызга җибәрегез

1 кг нарат күркәсе, 1,5 кг шикәр комы, 1 стакан су.

Яшь нарат күркәләрен ике кат салкын су белән юарга. Шуңа 1 стакан су, шикәр комының яртысын кушып, 15 минут кайнатырга. Аннан калган шикәр комын салып, 1 сәгать кайнатырга.

Нурия ГАРИПОВА, Мөслим районы Татар Бүләре авылы.

Нарат күркәсе кайнатмасы грипп, салкын тиюдән саклый, бронхит, ютәл, пневмониядән булыша, какырыкны куптара. Авыз куышлыгы ялкынсынганда, тамак авыртканда, стоматиттан да ярдәме тия.

Файдасы зур булса да, нарат күркәсе кайнатмасын чамасын белеп кулланырга кирәк. Балаларга көненә иң күбе — 1, өлкәннәргә 2-3 аш кашыгы бирергә була.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев