Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Нарат күркәсеннән кайнатма

Тәмле булсын

Дуслар, сез нарат күркәсеннән кайнатма ясыйсызмы? Бик тә тәмле һәм файдалы кайнатма рецептлары тәкъдим итәбез.

Күркәләрне май ахырыннан июнь ахырына кадәр – 3-4 сантиметрга кадәр үсеп җиткәч җыялар. Әмма алар катып китмәгән һәм кызгылт көрән төскә кермәгән булырга тиеш.

Күркәләрне чүбеннән, сабагыннан, ылыстан арындырып чистартабыз, суда чайкап алабыз.

Кайнатма рецептлары

Кирәк:

200 грамм нарат күркәсе, 800 мл су, 1,5 чәй калагы лимон кислотасы (кайнатма шикәрләнмәсен өчен салалар), 2,2 кило шикәр комы.
Әзерлибез:
Барысын бергә савытка салып 1 сәгать 40 минут кайнатабыз. 2 литр тирәсе кайнатма чыга.

Кирәк:

1 кило нарат күркәсе, 1,8 кило шикәр комы, 1 стакан су.

Әзерлибез:

Шикәр комы һәм суны кушып сироп ясыйбызю шуңа күркәләрне салып 1 сәгать чамасы кайнатабыз. Сагызлана башлагач сүндерәбез. Суынгач банкаларга тутырабыз.

Күркәләрне чистартып юганнан соң, 1 сәгатьләп салкын суда тотабыз. Суын сөзеп кәстрүлгә бушатабыз. Күркәләрнең өстенә чыгып торырлык итеп су салабыз. Бераз кайнатканнан соң, шикәр комы өстибез. Аның нисбәте бергә-бер исәбеннән алына. Әйтик, 1 кило күркәгә 1 кило шикәр комы саласы. Талгын утта 2 сәгатьтән артык кайнатабыз. Кайнатма кызгылт төскә керергә тиеш. Масса карамельләшеп тә китмәсен. Әзер кайнатманы банкаларга салабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев