Помидор маринадлыйбыз
Аш-су

Помидор маринадлыйбыз

Помидорлар 2-3 айдан соң гына әзер була

Ваграк помидорларны юып, теш чистарткыч белән бер-ике җиреннән тишәбез дә стерильләштерелгән 700 граммлы банкаларга тутырабыз.

Банкага 5-6 түгәрәк борыч, 3 төш сарымсак, өстенә бер зонт укроп куеп кайнап чыккан су коябыз. 12 минут тотканнан соң, суны түгәбез. Рассол һәм 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып капкачлыйбыз.

Рассол: 1,5 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы салып 5-10 минут кайнатабыз. Помидорлар 2-3 айдан соң гына әзер була.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев