Раилә Тимофеевадан кишер яфрагы белән помидор маринадлау рецепты
Аш-су

Раилә Тимофеевадан кишер яфрагы белән помидор маринадлау рецепты

Бик тәмле була!

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә 4-5 яхшылап юылган кишер яфрагы салам да помидорларның төбен тишеп тутырам.

Өстенә кайнап торган су коям, 15 минут тотам.

Шул суны кәстрүлгә бушатып тозлык ясыйм. 1,5 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы уксус салып кайнатам, банкаларга бушатам, капкачлыйм һәм җылы әйбергә төреп куям

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев