Шашлык ясыйбыз
Яз, җәй көннәрендә гаилә, туганнар белән шашлык кыздыру – матур традиция
Әгерҗедә яшәүче аш-су остасы Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА шашлык ясауның үзенчәлекле рецептын тәкъдим итә.
Кирәк:
- тавыкның түш ите яки башка төрле ит – 1 кило,
- суган – 2 данә,
- сыек бал – 2-3 аш кашыгы,
- соя соусы – 4 аш кашыгы,
- горчица (Дижон дигәнне кулланабыз) – 1 аш кашыгы,
- көнбагыш мае – 2 аш кашыгы,
- сарымсак – 3 төш,
- лимон согы – 2 аш кашыгы,
- төелгән кара борыч – 0,5 чәй калагы,
- паприка – 1 чәй калагы,
- тәменчә тоз.
Башта ингредиентларның барысын бергә салып маринад ясыйбыз. Аннан итне шуңа салып болгатабыз. 6-8 сәгатьтән пешерергә була.
Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА
Әгерҗе шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев