Шарлотка пешерәбез
Аш-су

Шарлотка пешерәбез

Ингредиентлар: шикәр – 200 грамм, йомырка – 5 данә, он – 200 грамм, алма – 500 грамм

Йомыркаларны шикәр белән яхшы итеп агарганчы тугларга (5-7 минут дәвамында), он өстәп, сак кына бутарга.
Алмаларны үзәгеннән чистартып, үзегезгә ничек ошый – турарга. Форманы майларга һәм төбенә бераз камырны салырга. Өстенә – бер катлам туралган алма тезергә, аннары камыр белән туралган алманы чиратлаштырып формага салып бетерергә. Теләгән очракта туралган алма өстенә корица сибәргә була.
180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 40-45 минут дәвамында шарлотканы пешерергә.
Мөһим: шарлотка пешкән чакта әледән-әле мичне ишеген ачып карамаска!

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев