Бу азыкны әзерләү өчен итне медальон формасында 1,5-2 см калынлыкта телемнәргә кисәбез (диаметрын 6-7 см тирәсе) дә тозлыйбыз – борычлыйбыз һәм ике яклап та кыздырабыз.
Аннары табага яңа сыгылган әфлисун согы һәм угычта уылган цедра, суган, ит шулпасы, 1-2 кашык бал, әз генә куркума салабыз. Капкачын томалап, вакыт-вакыт болгатып акрын утта ит әзер булганчы пешерәбез.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев