Тәмле булсын: чәй табынына – “Зебра” торты
Рецептны Хор.Ключ авылында яшәүче Гөлнара СӘЛИМГӘРӘЕВА тәкъдим итә
Торт өчен 5 данә йомырка, 2 стакан шикәр комы, 1 стакан сөтөсте, 1 кап маргарин, 0,5 чәй калагы уксус белән сүндерелгән сода, 2,5 аш кашыгы он, 2,5 аш кашыгы какао кирәк. Какаодан кала барлык ингредиентларны бергә кушып яхшылап туглыйбыз. Әзер камырны ике өлешкә бүләбез. Бер өлешенә какао кушып болгатабыз. Форманы көнбагыш мае белән майлап, 2 аш кашыгы ак камыр, аның өстенә 2 аш кашыгы какао салынганын агызабыз. Камыр беткәнче шулай чиратлаштырабыз. Иң ахырда зебра сыман юллы-юллы матур пирог килеп чыгарга тиеш.
Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30 минут пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев