Тарталетка эченә нәрсә салырга?
Аш-су

Тарталетка эченә нәрсә салырга?

Саклап куегыз

Әзер эремчекле сырны уылган сарымсак яки укроп белән кушабыз да тарталеткага салабыз. Өстенә кызыл икра куеп, яшел укроп белән бизәбез.

Консервланган тәрәч (треска) бавырына вак итеп туралган пешкән йомырка һәм кыяр кушабыз. Барысын бергә болгатабыз да тарталеткага салабыз.      

Шампиньон белән суганны кыздырып, шакмаклап турлган пешкән тавык ите, йомырка кушабыз. Майонез салып, барысын бергә болгатабыз һәм тарталеткага салабыз. Өстен петрушка, зәйтүн җимеше белән бизәргә 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев