Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ташкабактан яшелчә торты ясау ысулы

Бик тәмле

Кирәк булачак: 1 кило ташкабак, 5 йомырка, 1 стакан он, 320 грамм чамасы каймак, 1–2 теш сарымсак, 4–5 помидор, 220 грамм сыр, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае.

Ташкабакны юып, кабыгыннан, орлыкларыннан арындырып (яшь булса, чистартырга кирәкми), эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Кул белән кысып, согын сыгабыз. Йомырка сытабыз. Тоз, борыч, он өстәп, болгатабыз. Куерак кына боламык килеп чыга. Табаны кыздырып, төбенә май тамызабыз һәм ташкабак боламыгын зур белен рәвешендә шунда салабыз. Ике ягын да алсу төскә кергәнче кыздырабыз. Шулай итеп, боламык беткәнче, беленнәр ясыйбыз. Ә моңа кадәр каймакка изелгән сарымсак, яшел тәмләткечләр кушып, соус әзерлибез.

Ташкабак беленнәре бераз суынгач, торт ясыйбыз. Тәлинкәгә беренче зур беленне урнаштырабыз. Өстенә соус сылыйбыз, уылган сыр сибәбез һәм помидор боҗраларын тезәбез. Икенчесе белән каплап, беленнәр беткәнче шулай эшлибез. Өстен помидор һәм яшел тәмләткечләр белән бизәп, табынга бирәбез.

Фото: lifehacker.ru

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев