Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Үтәгәннән аш-су остасы ит бәлеше пешерү сере белән уртаклаша

Үтәгәннән аш-су остасы Миләүшә МУЛЛАХМӘТОВА ит бәлеше пешерү рецепты белән уртаклаша.

  • Мин, гадәттә, бәлешне зур табада пешерәм. Шуңа камыр һәм эчлекне дә мулдан әзерләргә туры килә.

Камыр өчен тигез өлештә, ягъни 100әр грамм сөт, кайнаган су, көнбагыш мае кирәк. Шуңа бер йомырка, бер аш кашыгы майонез, тоз, аз гына чәй содасы, бер чеметем шикәр комы салып яхшылап болгатам һәм он өстәп камыр басам.

Эчлек:

Кичтән 1,5 кило сыер, аз гына каз яки үрдәк итен турыйм. Шуңа бер эре баш суганны турап  салам да, болгатып суыткычка куям. Бу иткә суган тәме сеңсен өчен шулай эшләнә. Бәрәңге турап салганнан соң, тәменчә тоз, борыч өстим. Бәлешнең капкачын каплар алдыннан аз гына ак май салам. Духовкада 1,5 сәгать пешкәннән соң шулпа өстим. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев