Тәмле булсын: белен пешерәбез
Аш-су

Тәмле булсын: белен пешерәбез

Әлеге рецепт белән пешерелгән белен үзегезгә дә, якыннарыгызга да ошаячак, хуҗабикәләр.

1 стакан әчегән сөткә шуның кадәр үк кайнар су өстәп болгатабыз. Шуңа 3 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 0,5 чәй калагы сода, тәменчә тоз, шикәр комы өстибез. Онны чамалап салабыз. Камыр артык сыек та, куе да булырга тиеш түгел. Табаны кыздырып, майлап беленне пешерәбез.

Белен куертылган сөт, повидло, кайнатма белән ашаганда тагын да тәмле була. 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев