Хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр
Саклап куегыз
1.Кивины желелар өчен кулланырга киңәш ителми, чөнки анда желатинның куеруын тоткарлый торган матдәләр бар.
2.Сельдь балыгын каты чәй яки сөт эчендә тотып алсагыз, ул йомшаграк һәм аз тозлы булачак.
3.Йомырканың яңамы, искергәнме икәнен тикшерү өчен, аны салкын сулы савытка салырга кирәк. Әгәр йомырка яңа булса, ул савыт төбендә калачак. Әгәр бозылган булса, өскә күтәреләчәк.
4.Рафинадланган майны рафинадланмаган майга караганда күпкә югарырак температурага кадәр кыздырырга мөмкин.
5.Яшел борчак һәм фасоль бөртекләре нык кайнап торган суда пешерелсә, үз төсләрен саклыйлар.
6.Кыздырганда бәрәңгегә тозны бераз кызаргач кына өстәргә кирәк, шулай итсәң, согы да чыкмый, кисәкләре формасын, төсен һәм тәмен саклый.
7.Чистартылган чөгендерне бүлмә температурасында сакларга ярамый, чөнки аның составында булган С витамины кислород белән реакциягә кереп, юкка чыга.
8.Әгәр шулпа артык тозлы булса, чиста тукыма кисәгенә чистартылган дөге салып, шулпада тотып алыгыз. Дөге артык тозны үзенә сеңдерә.
9.Сырны суыткычка полиэтиленга яки фольгага төреп куярга кирәк, кәгазьдә сыр корый.
10.Бәрәңге пюресен бары тик кайнар сөт белән генә тугларга кирәк, салкын сөт белән болгатсаң, пюре соры төскә керә.
11.Камыр басар алдыннан онны иләп алу мөһим, бу очракта он кислород белән баетыла, камыр ныграк күперәчәк һәм бик йомшак булачак.
12.Кабыгында пешкән бәрәңге яхшы чистартылсын өчен, пешеп чыкканнан соң шунда ук салкын суда тотып алырга кирәк.
13.Сөтне ашка токмачны башта 3-6 минут пешереп алу киңәш ителә, чөнки сөттә ул пешеп җитми.
14.Кара икмәк белән ак икмәкне бергә сакларга киңәш ителми, чөнки ак икмәк кара икмәкнең исен үзенә сеңдереп, тиз бозыла.
15.Яңа пешеп чыккан кексны кайнар килеш кискәләргә кирәк, бу вакытта ул таралмый.
16.Чөгендернең тиресен чистартмыйча һәм төбен кисмичә пешерергә кирәк, бу вакытта ул сусыл һәм тәмле була.
17.Мәк тиз бозыла. Аны җитен капчыкта яки салкын урында сакларга кирәк.
18.Кыяр, помидор, баклажан һәм татлы борычны суыткычның аскы киштәсендә, ачык савытта яки эмаль кәстрүлдә сакларга кирәк. Полиэтилен пакетларда саклау киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев