Хуҗабикәләргә: кара һәм кызыл карлыганнан кайнатма
Ике төрле карлыганнан тәмле дә, файдалы да кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.
КИРӘК:
0,5 кило кара һәм 0,5 кило кызыл карлыган, 2 стакан вакланган әстерхан чикләвеге, 1,5 кило шикәр комы, 1 стакан су.
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
Карлыганнарны чистартабыз, яхшылап юабыз. Аларны тирән кәстрүлгә салабыз, су өстәп кайнатырга куябыз. Акрын утта карлыганнар йомшарганчы пешерәбез һәм дуршлаг аша изәбез. Әлеге массага шикәр комы (бер стакан шикәр комын калдырабыз), әстерхан чикләвеге өстәп яхшылап болгатабыз да кайнатырга куябыз. Акрын утта 1 сәгать пешерәбез. Сүндергәч калган шикәр комын салып болгатабыз.
Кайнатма бик куе һәм тәмле була.
Искәрмә: дуршлагта калган калдыкны ташларга ашыкмагыз. Аны кечкенә савытларга бүлеп салып, туңдыргычка куйсагыз, кыш көне чәйгә салып эчәргә бик тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев