Февраль сынамышлары
Ә сез сынамышларга ышанасызмы?
• Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
• Февраль карга бай, апрель суга бай. • Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса – арыш, җылы булса, тары уңар.
• Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
• Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
• Тау башларында кар күп ятса, җиләк күп булыр.
• Февраль ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек мул булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев