Көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын истә тотыгыз
Бүген дә Әгерҗе районында көчле җил исәчәк.
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәйгәндә, өйдән чыкмаска киңәш итә. Урамда юл билгеләре, элмә такталары, йорт түбәләре һәм зур агачлардан ераграк торырга кирәк. Электр тапшыру линияләре астында булу аеруча куркыныч.
Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә баруны кичектерергә кирәк. Трассада куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлар киңәш ителә.
Җәяүлеләргә юлда аеруча игътибарлы булырга, хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлга чыкмаска, шулай ук яктылык кайтаручы элементлар булган киемнәр кияргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев