Татарстанда көчле бозлавык һәм җепшек кар көтелә
Игътибарлы булыгыз
Бүген Татарстанда һәм Казан юлларында көчле бозлавык көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә бераз кар явачак, термометр баганасы -20 градуска кадәр төшә.
Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була, урыны белән кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, атна ахырында Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм карлы яңгыр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев