Кадыбашта Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чара узды
Чараны авыл җирлеге башлыгы Хәлил Локман улы Закиров ачып җибәрде
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чарада авыл халкы, өлкәннәр, мәктәп коллективы катнашты. Җиңү бәйрәменә багышланган митинг авыл уртасында урнашкан һәйкәл янында үтте.
Чараны авыл җирлеге башлыгы Хәлил Локман улы Закиров ачып җибәрде. Илгә-көнгә тынычлык теләп Рәҗәп хәзрәт сүз алды. Митингта катнашучылар аңа кушылып дога кылдылар.
Бәйрәм чарасында Әгерҗе ветеринария идарәсе җитәкчесе Хисматов Ренат Фаридович катнашты. Ул Кадыбаш халкына Җиңү бәйрәме уңаеннан район башлыгы Ленар Фаридович Нургаяновның котлау сүзләрен җиткерде.
Мәктәп укучылары "Каһарманнар даны мәңгелек" тамашасы белән чыгыш ясадылар. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев