19 яшьлек егет әтисен үтереп ишегалдына күмеп куйган
Фаҗига

19 яшьлек егет әтисен үтереп ишегалдына күмеп куйган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган

Бутурлиновский районының Васильевка авылында 19 яшьлек егет әтисен вәхшиләрчә үтергән. Ул башта әтисен кыйнаган, аннары бау белән буган, ә соңыннан ишегалдына чокыр казып, күмеп куйган.

Фаҗига бу елның 24 нче мартында килеп чыккан дип фаразлана. 57 яшьлек ирнең мәетен хокук сакчылары 17 апрельдә табалар. Авыл кибетендә караклык очрагы теркәлгәннән соң, егеттә шикләнеп, өйләренә тентү белән киләләр. Шул вакытта хокук сакчылары әлеге коточкыч табылдыкка тап булалар.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Егетне 6 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев