Бер ир-ат туктап торган машинага бәрелеп һәлак булган
Авария шартлары билгеләнә
Бүген иртәнге 7ләр тирәсендә Марий Элның Медведев районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстнан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «Вятка» автомобиль юлының 83 нче чакрымында «Лада» йөртүчесе юл читендә торган йөк машинасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе шунда ук үлә. Авария шартлары билгеләнә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев