Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Буада су коенганда 19 яшьлек егет батып үлгән

Егетнең мәетен өч метр тирәнлектә, ярдан 40 метр ераклыкта тапканнар

Татарстан Республикасы Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында, «Көмешле» ял базасы янындагы буада яшь егет батып үлгән. Бу турыда кичә 16.55 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм 112 номерына шалтыратып әйткәннәр.

Фаҗига урынына килгән 7нче номерлы эзләү-коткару отряды зонасы водолазлары 19 яшьлек егетнең мәетен өч метр тирәнлектә, ярдан 40 метр ераклыкта тапкан. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.

Яшь егетнең мәетен судан ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егет батып үлгән буа коену өчен җиһазландырылмаган.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев