Ике хатын-кыз поезд астында тапталып үлгән
Фаҗига кичә булган
Татарстанда кичә ике хатын-кыз поезд тәгәрмәче астына эләгеп вафат булган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәл кичә иртәнге сәгать сигездә Светлое озеро-Зәй тимерюлының 124нче чакырымында булган. Поезд таптаткан хатын-кыз урында ук үлгән. Мәрхүмәгә 60 яшь тирәсе, шәхесен ачыклыйлар.
Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, поезд хатын-кызның өстеннән чыккан.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шулай ук кичә иртән Казан янында поезд хатын-кызны таптатып үтергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев