Нәни баласын кышын сарайда калдырган хатынны ирегеннән мәхрүм иттеләр
Судта бу хатын баласын үтерергә теләмәвен сөйләде
Алексеевск районы суды 22 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды. Ул 13 гыйнварда яшь ярымлык улын салкын сарайда калдырып киткән. Хатынны «нәни бала сәламәтлегенә авыр зыян китерү» һәм «ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча гаепле дип таптылар. Әни кешене 2 ел һәм 2 айга гомуми режимлы колониягә озаталар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Судта бу хатын баласын үтерергә теләмәвен сөйләде.
Моңа кадәр билгеле булганча, 13 гыйнварда Кыркүл авылында яшәүче 22 яшьлек хатын исерек килеш ике нәни баласы белән салкын сарайда кунарга җыена. Сарай ягып җылытылмый. Бу вакытта урамда 30 градус чамасы салын була. Төнлә белән хатын дүрт яшьлек кызын алып, өйгә кереп китә, яшь ярымлык улын сарайда калдыра.
Сарайдагы балан иртә белән әби кеше таба. Ул бик авыр хәлдә була. Сабыйны республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр. Аның апасын да хастаханәгә салалар.
Прокуратура тикшерү эшләре башлый, әни кешене кулга алалар, аннары ана булу хокукыннан мәхрүм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев