Татарстанда янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган
Фаҗига

Татарстанда янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар

Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган.

Кичә кичке сәгать унбердә  янгын сагының 101 номерына Алабугада Землянухин урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде. Йортның беренче катындагы фатирда карават янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр югары каттагы фатирдан ике һәм дүрт яшьлек ике баланы алып чыккан. Балаларны махсус битлек кидереп саф һавага алып чыкканнар.

Ир-атның шәхесен һәм янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Чыганак


Нет комментариев