Татарстанда янгында баланың бите һәм аяклары пешкән
Фаҗига

Татарстанда янгында баланың бите һәм аяклары пешкән

Янгын сәбәбе ачыклана

Кичә көндез Тукай районының Калмаш авылында сарай януы турында хәбәр 101нче янгын сүндерү сагы чакыру номерына алынган. Урында утның 50 квадрат метр мәйданлы корылманы ялмап алуы ачыкланган.

Һәлакәттә 11 яшьлек малай зыян күргән. Аяклары, бите пешкән баланы хастаханәгә озатканнар.

Янгын сүндерүчеләргә утны тулысынча сүндерү өчен 23 минут чамасы вакыт кирәк булган. Янгын сәбәбе ачыклана.  

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев