Физик затларның банкротлык процедурасын КФҮ аша бушлай рәсмиләштерергә мөмкин
Хезмәт түләүсез күрсәтелә
Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәкләрендә бурычлары 50 меңнән 500 мең сумга кадәр булган затларга банкротлыкка гариза бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Әгерҗе районы КФҮ ДБУ филиалы.
Гражданнардан гаризалар 1 сентябрьдән кабул ителә башлады. Әйтик, узган атнада Әгерҗе районы күпфункцияле үзәгенә бурычлы ике кешедән гариза кергән. Аеруча ажиотаж күзәтелми, ди белгечләр
"Элек банкротлык процедурасы түләүле иде. Яңа тәртип нигезендә бу хезмәт бушлай күрсәтелә. Пошлиналар һәм башка түләүләр таләп ителми", - дип билгеләп үтте район бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Әхмәтҗанова.
Тулырак мәгълүматны КФҮ белгечләреннән алырга мөмкин.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев