Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Гөлләрне ничек тәрбияләргә

Тәрәзә төпләрендәге гөлләр ел дәвамында шау чәчәктә утырсын, яхшы үссен өчен аларга игътибарны һәм тәрбияне кызганмаска кирәк икән.

Девятерняда укытучы булып эшләүче Гүзәлия ГАББАСОВА гөл үстерү серләрен бик яхшы белә. Ул куллана торган гади, әмма файдалы киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Гөлгә суны артык күп сипмәскә кирәк. Атнага бер-ике тапкыр аз-азлап сипсәң дә җитә.

Өйдә коры һава булганда, яфракларга атнага ике-өч тапкыр су бөркеп тору мөһим. Моның өчен кайнап чыккан суны шешәгә тутырырга һәм яфракларга ераграк арадан сиптерергә кирәк. Бу корткычларга каршы да бик файдалы, су бөркегәч гөлләрнең яфраклары да яшәреп китә.

Гөлләрне тукландыруга килгәндә, банан кабыклары бик файдалы. Кайнап чыккан суны бераз суыткач, аңа банан кабыкларын салып, бер-ике көн төнәтәсең. Аннан шуны гөл төпләренә сибәсең. Чәй чүбе дә менә дигән ашлама булуын истән чыгармаска кирәк.

Чәчәк атучы гөлләргә атнага бер тапкыр баллы су сибү мөһим. Бу аларның чәчәк атуын тизләтә. Моның өчен бер литр суга ике аш кашыгы шикәр комы салына.

Иң мөһиме, гөлләрне яратырга кирәк. Һәр көн алар белән сөйләшеп, яфракларын сыпырсаң да, бу аларның үсешенә уңай йогынты ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев