Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Муниципаль хакимият халыкка җир рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк

Моның өчен нишләргә

Татарстан муниципаль хакимияте гражданнарга гараж һәм гараж урнашкан җирне милек итеп рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

ТР Дәүләт Советының 26 нчы утыршында шундый закон проекты кабул ителде. Документны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, Федераль законның 18 нче маддәсенең 3 нче часте буенча, җирле үзидарә органнары гаражга хокуклары Бердәм күчемсез милек реестрында теркәлмәгән кешеләрне табарга хокуклы. «Алар халыкка гаражларга һәм шул җир биләмәләренә хокукларын теркәүдә булыша ала. Бу капиталь булмаган корылмаларга — фундаментсыз гаражларга гына кагыла», — дип искәртте.

«Бу гаражларга документлар исемлеге билгеле. Кеше үзе чабып йөрмәячәк, ә мәсьәләне тиешле орган хәл итәчәк. Ә капиталь корылмалар „гараж амнистиясе“ турында законга кагылышлы», — дип әйтте депутат. Муниципаль хакимият вәкилләре архивларда хокукны раслаучы документлар эзләшә ала һәм рәсмиләштерү тәртибен аңлатачак.

Закон проект нигезендә, Җир кодексына да үзгәрешләр кертелә. Министрлар Кабинеты җирле үзидарә органнарының гаражларны урнаштыру һәм яшәү урыннары янында инвалидлар өчен тукталыш схемаларын раслау тәртибен билгеләячәк.

Шулай ук, Министрлар Кабинеты Татарстан милкендәге җирләрдән куллану өчен түләү билгеләү тәртибен раслаячак. Нәтиҗәдә, ул җирләрдә гражданнар капиталь корылма саналмаган гаражлар төзеп куя ала.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев