Татарстанда милли проектларга 53 млрд сум акча юнәлдереләчәк
Икътисад

Татарстанда милли проектларга 53 млрд сум акча юнәлдереләчәк

Бүлеп бирелгән акчалар мөһим социаль – сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, экология өлкәләренә, торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерү һәм үстерүгә инвестицияләнәчәк

2026 елда Татарстан 12 милли проект кысаларында 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.  Алар  татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга тәгаенләнгән.  Бу эшне финанслауның гомуми күләме 53 миллиард сум тәшкил итәчәк. 

Бүлеп бирелгән акчалар  мөһим социаль –  сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, экология өлкәләренә, торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерү һәм үстерүгә инвестицияләнәчәк.

Төзекләндерү һәм экология өлкәсендә «Яшәү өчен инфраструктура» һәм «Экология» илкүләм проектлары нигезендә 42 парк һәм скверны яңарту, инженерлык инфраструктурасының 17 объектын модернизацияләү, шулай ук Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү һәм Чаллыдагы Мәләкәскә елгасы үзәнен чистартуны   төгәлләү планлаштырылган. 

«Иң яхшысы балаларга» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары гаилә һәм үсеп килүче буын турында кайгыртуга юнәлдерелгән. Алар буенча
республикабыз районнарында алты балалар бакчасы төзеләчәк

һәм 36 мәктәпкә һәм ике мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук Түбән Камада Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә һәм Арчада Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятедндә капиталь төзекләндерү төгәлләнәчәк.

«Гаилә кыйммәтләре» проекты кысаларында Татарстанда дүрт сәнгать мәктәбе төзеләчәк һәм 22 мәдәни объект ремонтланачак. Бу исемлеккә авыл мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар һәм театрлар  керә.

Өстәмә көч юл челтәрен үстерүгә, гражданнарга һәм бизнеска социаль ярдәм күрсәтүгә, икътисадның социаль тармакларын санлыштыруга һәм балалы гаиләләргә, эшмәкәрләргә ярдәм чараларын күрсәтүгә юнәлдереләчәк. 

Милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында яшьләрне һөнәри һәм патриотик тәрбияләүгә, шулай ук Татарстанның барлык икътисади өлкәләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программаларына аерым игътибар биреләчәк. 

2026 елда Татарстан Республикасы 12 милли проектта катнаша: 

  • «Гаилә» 
  • «Яшьләр һәм балалар»
  •  «Кадрлар» 
  • «Озак һәм актив тормыш»
  •  «Туризм һәм кунакчыллык»
  •  «Тормыш өчен инфраструктура» 
  • «Пилотсыз авиация системалары» 
  • «Экологик иминлек»
  •  «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» 
  •  «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» 
  •  «Мәгълүматлар икътисады һәм  дәүләтнең  санлы трансформациясе» 
  • «Халыкара кооперация һәм экспорт»
     

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев