Мәүлид бәйрәме. 12-13 гыйнвар. Рабигүл әүвәлнең 11е - кичәсе, 12се - көне.
Рәгаиб кичәсе. 1-2 май. Рәҗәб аеның 2се - кичәсе, 3е - көне.
Мигъраҗ кичәсе. 25-26 май. Рәҗәб аеның 26сы - кичәсе, 27се - көне.
Бәраәт кичәсе. 12-13 июнь. Шәгъбән аеның 14е - кичәсе, 15е - көне.
Ураза башлана. 28 июнь. Рамазан аеның 1нче көне.
Кадер кичәсе көннәре башлана. 18-19 июль. Рамазан аеның 21нче көне. Рамазанның соңгы ун көне.
Фәтхе Мәккә көне. 18 июль. Рамазанның 21нче көне.
Кадер кичәсен рәсми билгеләү. 23-24 июль. Рамазан аеның 26сы - киче, 27се - көне.
Ураза гаете кичәсе. 27 июль. Рамазан шәрифнең 30нчы көне.
Ураза гаете. 28 июль. Шәүвәл аеның 1нче көне.
Гайдел-фитыр көннәре. 28-30 июль. Шәүвәл аеның 1-3нче көннәре.
Хаҗ башлана. Тәрвияһ - Уй көне. 2 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 8нче көне.
Гарәфә көне. 3 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 9нчы көне.
Корбан бәйрәме. 4 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 10нчы көне.
Тәшрикъ көннәре. 5, 6, 7 октябрь. Зөлхиҗҗәнең 11-13нче көннәре.
Мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел - һиҗри 1436 ел башы. 25 октябрь. Мөхәррәм аеның 1нче көне.
Гашура көне. 2-3 ноябрь. Мөхәррәм аеның 9ы - кичәсе, 10ы - көне.
Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн. 9 ноябрь. Мөхәррәм аеның 16нчы көне.
Нет комментариев