Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Мәүлид бәйрәме җитә

Рабигуль әүвәл аена аяк бастык. Халыкта бу ай Мәүлид ае буларак билгеле. Дини остазларыбыз фикеренчә, ошбу айда мөселман кардәшләребез исламият буенча белемен арттырырга, шул исәптән, Рәсүлебез тормышы хакындагы мәгълүматларны да ишәйтергә тиеш. Мәүлид бәйрәме кичәсе 11 декабрьгә, көне 12сенә туры килә. 11 декабрьдә Болгарның Ак мәчетендә республикакүләм Мәүлид бәйрәме узачак....

Рабигуль әүвәл аена аяк бастык. Халыкта бу ай Мәүлид ае буларак билгеле. Дини остазларыбыз фикеренчә, ошбу айда мөселман кардәшләребез исламият буенча белемен арттырырга, шул исәптән, Рәсүлебез тормышы хакындагы мәгълүматларны да ишәйтергә тиеш. Мәүлид бәйрәме кичәсе 11 декабрьгә, көне 12сенә туры килә. 11 декабрьдә Болгарның Ак мәчетендә республикакүләм Мәүлид бәйрәме узачак. Анда район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин катнаша.

Рабигүль әүвәл ае дәвамында район мәчетләрендә дә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар дини мәҗлесләр оештыра. Районның баш мулласы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Мәүлид бәйрәмен мәчетләрдә генә түгел, ә һәр мөселман кешесе үзенең өендә якыннары, туганнары белән чәй табыны артына җыелып, Аллаһы Тәгаләне һәм аның илчесен олылап, догалар кылып, бигрәк тә сабый балаларны куандырып, аларга бүләкләр өләшеп үткәрергә мөмкин, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев