Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Рамазан ае фаҗига белән башланды

Мөселман дөньясы изге Рамазан аена кергәндә Татарстанда җанөшеткеч ике зур фаҗига булды. 19 июльдә иртәнге сәгать 10 тирәсендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов утырган машинаны шартлатканнар. Мөфти Уразага керер алдыннан радиодан чыгыш ясарга барган булган. Илдус Фәизне Республика клиника хастаханәсенә китергәннәр. "Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов мөфтигә медицина...

Мөселман дөньясы изге Рамазан аена кергәндә Татарстанда җанөшеткеч ике зур фаҗига булды.
19 июльдә иртәнге сәгать 10 тирәсендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов утырган машинаны шартлатканнар. Мөфти Уразага керер алдыннан радиодан чыгыш ясарга барган булган. Илдус Фәизне Республика клиника хастаханәсенә китергәннәр. "Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов мөфтигә медицина ярдәме күрсәтүне үз контролендә тота", дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Шул ук көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповка яши торган йорты подъездында атканнар. Ул машинасына кадәр барып җиткән һәм вафат булган .
Татарстан мөселманнары кара кайгыда. Рамазан аеның шундый фаҗигале башлануы бик кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев