Ялган сөйләүдән сакланырга кирәк
Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.
«Хәдис-шәрифтә: „Ялган — кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр“, дигән юллар бар. Кеше алдаган вакытта аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар арта һәм күңел тулысынча шушы кара таплар белән каплана», — дип сөйләде Тимергали хәзрәт Юлдашев «Татар-информ»га биргән интервьюда.
Аның сүзләренчә, ялган сөйләүдән сакланырга кирәк.
«Ялган сөйләүдән сакланырга, дөрес сүзле булырга кирәк. Чынлыкта, дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә илтә. Хакыйкатьле кешенең күңеле чиста, саф була, ул дөреслек белән тула. Мондый кеше Аллаһ каршысында тугрылардан булып языла», — диде ул.
Нет комментариев