Уразаны ничә яшьтән тотарга ярый
Балаларга уразаны берничә көн тотсалар да ярый
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков әти-әниләрне балаларын уразага кечкенәдән өйрәтергә чакырды.
«Бала начар һәм яхшылыкны аера ала торган яшькә җитә икән, аңа ураза тота башларга мөмкин. Әти-әниләргә балаларына ураза турында сөйләргә киңәш ителә. Балага уразаны 1-3 көн тотса да була. Ни өчен? Үскәч бу кеше өчен ураза фарыз булганнан соң, аңа авыр булачак. Шуңа күрә уразага кече яшьтән ияләнергә кирәк. Намазга, башка гыйбадәтләргә дә шулай өйрәтергә кирәк», — диде ул.
Булат хәзрәт Мөбарәков әйтүенчә, уразада ризыктан баш тарту баланы ярлыларның хәленә керергә өйрәтә.
«Сәламәтлеккә физик яктан шундый тәэсир булганда, балалар ач калган фәкыйрьләрнең хәлен, кечкенәдән Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне аңлый. Сабый моны аңлап үсәргә тиеш. Бу аны тәрбияләүдә уңай роль уйнаячак», — диде ул.
Быел 13 апрель — уразанң беренче, 12 май — соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы укыла, 13 майда — Ураза бәйрәме була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев