Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күбрәк язылсаң, бүләк отасың

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте берничә ел инде газета-журналларга язылучылар арасында саллы гына бүләкләр уйната. Икенче яртыеллыкка язылучыларны да бүләкләр көтә. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте "Әбунәчегә - айпад" бәйгесе игълан итә. Конкурста кемнәр катнаша ала соң? Бәйге 15 апрельдән 20 июньгә кадәр дәвам итә. Шушы чорда "ТАТМЕДИА" матбугат басмаларына иң зур суммага язылучыларның бүләк...

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте берничә ел инде газета-журналларга язылучылар арасында саллы гына бүләкләр уйната. Икенче яртыеллыкка язылучыларны да бүләкләр көтә. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте "Әбунәчегә - айпад" бәйгесе игълан итә. Конкурста кемнәр катнаша ала соң?
 
Бәйге 15 апрельдән 20 июньгә кадәр дәвам итә. Шушы чорда "ТАТМЕДИА" матбугат басмаларына иң зур суммага язылучыларның бүләк оту мөмкинлеге бар. Бу газета-журналлар исемлеге белән сез "ТАТМЕДИА" сайтында таныша аласыз. "ӘГЕРҖЕ ХӘБӘРЛӘРЕ" дә әлеге исемлеккә кертелгән. Матбугат басмаларына почта бүлекчәләрендә, интернет аша яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында языла аласыз. Конкурста катнашырга теләсәгез, 20 июньгә кадәр кимендә өч басмага язылып, квитанцияләрнең күчермәсен "ТАТМЕДИА" адресына (420066, Казан, Декабристлар урамы, 2) җибәрергә кирәк. Үзегезнең исем-фамилиягезне, телефоныгызны, конверт тышына "Әбунәче конкурсына" дип язарга онытмагыз.
Бәйгегә август аенда йомгак ясала. Призлар фонды 75 мең сум. Иң зур бүләк - айпад, аннан соң 3 фотоаппарат һәм 50 кызыксындыру призы каралган.
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сез дә "ТАТМЕДИА" оештырган бәйгедә катнашып, бәхетегезне сынап карагыз. Бүләк ота алмасагыз да берни югалтмыйсыз. Киресенчә, яраткан газета-журналларыгыз аша күпме рухи азык алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев