Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнары буенча онлайн-консультацияләр үткәрелә

Лекция барышында информатика буенча имтиханнарны уңышлы узуның төп алымнары каралачак.

(Казан, «Татар-информ»). 6 майда, 17.00 сәгатьтән Татарстан укучылары информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультацияләргә кушыла ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми берлегендә халыкара гимназиянең информатика укытучысы, Бауман исемендәге МДТУ мәгълүмати системалар һәм телекоммуникацияләр кафедрасының өлкән укытучысы һәм төрле бөтенроссия конкурслары призеры Владислав Попов лекцияне үткәрәчәк.

Белгеч информатика буенча контроль-үлчәү материаллары структурасын караячак, бәяләү критерийлары, шулай ук типик хаталар һәм имтиханнарны уңышлы тапшыру алымнары турында сөйләячәк. Тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларны реаль вакыт режимында бирә алачаклар.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/02/185618/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев