Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәпләрдә эвакуация турында кисәттеләр

Аноним хәбәрләр килгән

Бүген Казанның берничә мәктәбендә эвакуация уза. Бу шартлаткыч җайланма куелу турындагы аноним хәбәрләр белән бәйле. Полиция хезмәткәрләре бу мәгълүматны тикшерергә тиеш.

«Хокук саклау органнары тикшерү вакытында 129, 127, 69, 6, 68, 136, 10, 40, 21, 52, 24, 42, 18, шулай ук 55 һәм 86 мәктәпләрдән укучыларны эвакуацияли. Балаларны якындагы социаль объектларга алып баралар. Ата-аналардан 129 мәктәптә укучыларны килеп алуларын сорыйлар, чөнки балаларны урнаштыру өчен якында туры килә торган социаль объектлар юк», — дип хәбәр иттеләр мэриядә.

Матбугат хезмәтендә ата-аналарның борчылмавын сорыйлар, тынычлык өчен тикшерү үткәрергә кирәк. Аннары балалар мәктәпкә кайтачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев