Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларның өй эшләрен тикшерү тәртибе үзгәрә

Мәктәпләрдә тагын бер яңалык

Цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү мәктәп укучыларының өй эшен тикшерүне автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Мәгариф министры Сергей Кравцов цифрлы мохит педагогларга аларның эшендә күбрәк ярдәм итәчәген, белем бирү процессында укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте.

Мәгариф министрлыгы башлыгы сүзләренчә, укытучы эшчәнлеген автомат рәвештә планлаштыру инструментларының облакога күчерелүе, һәр бала, сыйныф, мәктәп буенча хисапларны автомат рәвештә генерацияләү, өй эшен электрон платформада автомат рәвештә тикшерү педагогларны кул эшеннән арындырачак. Министрның цитатасы ТАССта күрсәтелә.

Узган ел ахырында Премьер-министр Михаил Мишустин Россия төбәкләрендә 2022 ел ахырына кадәр цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрү турында карарга кул куйган иде.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев