Бер бала мәктәп янында граната шартлаткан
Бәла-каза

Бер бала мәктәп янында граната шартлаткан

Үзе дә зыян күргән

Лаеш районының Столбище мәктәбе янында бер бала граната шартлаткан. Малайның кулы пешкән. Мондый граната, страйкбол өчен кулланыла, хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге шартлаткычның ничек малай кулына килеп эләгүен тикшерә.

Хәзер әлеге факт буенча Лаеш районы прокуроры да тикшерү үткәрәчәк. Әлеге очрак республиканың күзәтчелек ведомствосында аерым контрольгә алынган.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев