Казанда чыккан янгында каравылчы зыян күргән
Бәла-каза

Казанда чыккан янгында каравылчы зыян күргән

Аңа 1дәрәҗәдә арка пешү диагнозы куелган

Казанда янгында каравылчының аркасы пешкән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә төнлә янгын сагы чакыру номерына Гадел Кутуй урамындагы административ бинада янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Гомуми мәйданы 30 квадрат метр булган каравылчылар бүлмәсендә җиһаз һәм көнкүреш техникасы янган.

Янгында 61 яшьлек каравылчы зыян күргән, аңа 1дәрәҗәдә арка пешү диагнозы куелган. Әмма ир-ат госпитализациядән баш тарткан. Янгын чыгуның сәбәбе - газ җиһазларын дөрес кулланмау.  

Чыганак


Нет комментариев