Халык куркуга калмасын
Моңарчы "Шәһри Казан" басмасы Казанның Киров районында берничә тапкыр каты шартлау тавышы, куе төтен таралуы хакында хәбәр иткән иде.
Моның сәбәбен ачыклау максатында хәбәрчеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.
- Түбән Кама "Нефтехим -Этиленопроводлар" ҖЧҖ идарәсе үз базасында сынау эшләре башкара. Шуңа рәвештә каты тавышлар да килә, халык куркуга калмасын, хафаланырлык урын юк. - дигәннәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев